news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин һәм Назарбаева Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлеген үстерергә килеште

Татарстан парламенты башлыгы Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе белән очрашты.

Мөхәммәтшин һәм Назарбаева Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлеген үстерергә килеште
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламенты Сенаты Рәисе Дәрига Назарбаева белән очрашты. Яклар киләчәктә хезмәттәшлекне, шул исәптән парламентара элемтәләрне үстерү турында килештеләр. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Казахстан җитәкчелеге белән мондый очрашулар ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур роль уйный һәм хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга ярдәм итә. «Без икътисади һәм мәдәни элемтәләрне тирәнәйтеп, алга таба да хезмәттәшлек итәргә ниятлибез», – диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы шулай ук Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның бу республиканың заманча сәяси системасын формалаштыруга керткән өлешен билгеләп үтте. «Еллар үткән саен аның эшчәнлегенең әһәмияте арта гына барачак, аның хезмәте – дәүләтнең эчке һәм тышкы сәясәтен оста итеп алып баруның ачык мисалы», - дип ышаныч белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

«Без бүген Татарстан һәм Казахстан бергә гамәлгә ашыра торган яңа проектларга сөенәбез. Хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр бик зур, әмма әлегә без алардан бик актив файдаланмыйбыз», - дип җавап бирде Назарбаева.

Очрашу Татарстан парламенты делегациясенең Казахстанга сәфәре вакытында узды. Республика парламентарийлары «Астана ЭКСПО – 2017» Халыкара махсуслашкан күргәзмәнең «Нур Элем» павильонында һәм «Назарбаев университеты»нда булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100