news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләрен бәяләде

Агымдагы елда Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк.

Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләрен бәяләде
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 12 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча йорт яны территорияләрен төзекләндерүне бәяләде. Ул халыктан башкарылган эшләрдән ни дәрәҗәдә канәгать булулары һәм үз шәһәренең кыяфәтендә нәрсәне үзгәртергә теләүләре белән кызыксынды. Бу хакта Республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Совет урамындагы 125нче номерлы йортта яшәүчеләр озак вакытлар үз ишегалды территориясен төзекләндерүне көттеләр. Хәзер аларның ишегалдында тротуарлар барлыкка килде, юл ремонтланды, резин өслекле спорт мәйданчыгы җиһазландырылды, автомобильләр өчен парковка төзекләндерелде.

«Иң мөһиме — кешеләр, ишегалды халкы битараф калмый. Ә без бергәләп, үзебез яшәгән ишегалларыбыз, территорияләребез республиканың барлык районнарында да яхшырсын өчен, барысын да эшләячәкбез», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин әлмәтлеләр белән аралашканда.

Агымдагы елда Әлмәт районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 52 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк, аларда 140 күп фатирлы йорт урнашкан. Биш ел эчендә районда 6775 ишегалдын тәртипкә китерү планлаштырыла, шуларның 1017се —Әлмәттә.

Ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика программасы узган ел Татарстан «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән эшләнгән һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100