news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Лениногорск районына сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга өндәде

Муниципалитетта үсеш алган инфраструктуралы алты сәнәгать мәйданчыгы бар.

Мөхәммәтшин Лениногорск районына сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга өндәде
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорск районы җитәкчелегенә инвесторлар эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыклары эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Бу хакта республика парламенты башлыгы район Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

«Районда эшмәкәрләр белән эшләүнең яхшы формалары табылды. Әмма, сәнәгать җитештерүе күләмен киметмәс өчен, инвесторларны активрак эзләргә һәм сәнәгать мәйданчыкларын йөкләргә кирәк», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы ассызыклаганча, узган ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Лениногорск районы, тугыз позицияне югалтып, 45нче урынны алган. Аның фикеренчә, җитәкчелеккә булган резервларны эшкә җигәргә кирәк, ә моның өчен районда бөтен кирәкле шартлар тудырылган, шул исәптән үсеш алган инфраструктуралы алты сәнәгать мәйданчыгы бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot