Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора
Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аньхой провинциясе Халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе урынбасары Шэнь Сули ханым белән очрашты.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора. Бүген парламентта Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аньхой провинциясе Халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе урынбасары Шэнь Сули ханым белән очрашуда шул хакта әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шэнь Сули ханым Татарстанга эш сәфәре белән килгән Аньхой провинциясе парламент делегациясен җитәкли.
Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны сәламләде һәм Татарстан Кытай партнерлары белән төбәкара диалог алып бара, дип билгеләп үтте. Кытай республиканың тышкы сәүдә партнерларының беренче унлыгына керә. Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәният һәм гуманитар өлкәләрдә тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Моннан тыш, ике илнең партияләре арасында хезмәттәшлек актив үсеш ала.
Парламент җитәкчесе билгеләп узганча, республика Идел буеның Россия төбәкләре һәм Кытай Халык Республикасының аерым провинцияләре арасында «Волга – Янцзы» форматында урнашкан хезмәттәшлекне гамәлгә ашыруга сизелерлек өлеш кертә.
«Безне дәүләтләр җитәкчеләре Владимир Путин белән Си Цзиньпин арасындагы дустанә мөнәсәбәтләр куандыра, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең республикага ышаныч белдергән компанияләрне сәламлибез һәм үз инвестицияләребезне кертәбез. Татарстан өчен Кытай партнерлары белән мөнәсәбәтләрне үстерү өстенлекле юнәлеш булып тора».
Фәрит Мөхәммәтшин кунакларны Дәүләт Советы эшчәнлеге һәм формалашу принциплары белән таныштырды. Республиканың закон чыгару органы да Кытай партнерлары белән үзара отышлы хезмәттәшлекне динамик үстерүгә сизелерлек өлеш кертә дип билгеләп үтте ул.
Шэнь Сули ханым җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Кытай белән Россия яхшы дуслар, нәтиҗәдә Кытай-Россия мөнәсәбәтләре яңа тарихи югарылыкка җитте дип билгеләп үтте ул. Аның сүзләренчә, Аньхой провинциясе Татарстан белән дустанә мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз