news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Куйбышев сусаклагычында су көйләүне төбәкләр белән хәл итү кирәк

Парламент башлыгы Закон чыгаручылар советына Иделдә суны җайга салу аерым контрольдә булсын өчен Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Мөхәммәтшин: Куйбышев сусаклагычында су көйләүне төбәкләр белән хәл итү кирәк
Владимир Васильев/архив

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Куйбышев сусаклагычында су дәрәҗәсен көйләү мәсьәләсен төбәкләр белән килештерергә кирәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясенең 57нче утырышында шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин Иделдә су дәрәҗәсен җайга салу мәсьәләсе аерым контрольдә булсын, ә тиешле карарлар су юллары уза торган субъектлар белән килештерелсен өчен Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар Советы исеменнән Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Иделдә суның шактый кимүе җәй көне туризм һәм йөк ташу өлкәсендәге кыенлыкларга китергәнлеген искәртте.

"Бу - дәүләт өчен мөһим эш. Без, төбәкләр буларак, һәркайсыбыз әлеге мәсьәлә белән аерым шөгыльләнә алмыйбыз. Бизнес-структуралар туристларны, йөкләрне ташуга заказларын күп югалтты, шул рәвешле зур зыян килде", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

  • Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Новгородта узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 57нче утырышында катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100