news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин корал куллану мәсьәләсендә яшьләр арасында аңлату эшләре кирәклеген әйтте

ТР Дәүләт Советы “Корал турында” федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон инициативасы белән Дәүләт Думасына чыга.

Мөхәммәтшин корал куллану мәсьәләсендә яшьләр арасында аңлату эшләре кирәклеген әйтте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кырымдагы Керчь политехник көллиятендә булган фаҗигадән соң, яшьләр арасында җитди аңлату эшләре үткәрү, хокукый тәрбия кирәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 43нче утырышында шулай дип әйтте.

Сессия утырышында корал сатып алу, саклау, куллану кагыйдәләрен катгыйландыру мәсьәләсе күтәрелде. ТР Дәүләт Советы “Корал турында” федераль законга һәм РФ Административ хокук бозулар турында кодекс маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон инициативасы белән Дәүләт Думасына чыга.

“Бу актуаль сорау. Корал сатуны чикләү, сатып алу, куллану процессын катлауландыру – җитди мәсьәлә. Шул ук вакытта, мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортларында укучылар арасында тәрбия эше дә мөһим. Аеруча имин булмаган гаиләләргә игътибар юнәлтү зарур”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бу проблеманың Дәүләт Советында, Хөкүмәттә борчу уятуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot