news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләр керткәндә Путин идеяләрен хупларга тәкъдим итте

Казанда «Бердәм Россия» Татарстан бүлекчәсенең төбәк сәяси советы утырышы узды.

Мөхәммәтшин Конституциягә үзгәрешләр керткәндә Путин идеяләрен хупларга тәкъдим итте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә үзгәрешләр керткәндә РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган тәкъдимнәренә таянырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Территориаль төбәк бүлеге төбәк сәяси советы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем әгъзасы Мөхәммәтшин гамәлдәге Конституциянең төп нигезләмәләрен алыштыргысыз калдырырга кирәклегенә ышанган катнашучыларны хуплады. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән 1993 елда конституция комиссиясе әгъзасы булган ТР Дәүләт Советы Рәисе «гамәлдәге Конституциянең статуслы маддәләренең һәр сүзе тикшерелгән», юристлар һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән җентекләп фикер алышу узганына игътибарны юнәлтте.

Мөхәммәтшин фикеренчә, нәкъ менә гамәлдәге Конституция «Россия халыкларын берләштерде һәм илнең алга таба үсешенә ярдәм итте».

news_right_1
news_right_2
news_bot