news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйге үткәрү тәкъдимен хуплады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Игелек технологияләре» социаль онлайн-форумында катнашты.

Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында бәйге үткәрү тәкъдимен хуплады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин коммерцияле булмаган оешмалар арасында партия грант бәйгесен кабат игълан итү тәкъдимен хуплады.

«Грант ярдәме күрсәтү өчен, әлеге проектны яңадан гамәлгә ашыра башларбыз дип уйлыйм. Резервлар бар. Моны эшләргә кирәк», - диде ул «Игелек технологияләре» социаль онлайн-форумында

Фәрит Мөхәммәтшинга шундый үтенеч белән «Сары обойлар» проекты координаторы Ольга Грахова мөрәҗәгать итте. «Волонтерлар һәм җәмәгать эшлеклеләре үз проектларын тагын да сыйфатлырак һәм югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыра алсын өчен партия грант бәйгесен кабат игълан итүегезне сорыйбыз», - дип искәртте ул.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Татарстанның 16 муниципаль берәмлегендә коронавирус инфекциясе белән авырган 49 медицина хезмәткәре шифаханәдә тернәкләндерү курсы үтәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot