Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Казанда «Татарстан-Словакия» бизнес-форумын ачты
Словакия делегациясе визиты республикаларның үзара файдалы хезмәттәшлеге өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтте, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
(Казан, 3 июль, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанда «Татарстан-Словакия» бизнес — форумын ачты.
«Мин безнең барыбызга да уңышлар телим. Без озакка дуслар һәм партнерлар булырга телибез. Әйдәгез, бу бурыч өстендә эшлик», - дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.
Аның сүзләренчә, чит ил делегациясенең визиты республикалар арасында төрле өлкәләрдә үзара файдалы хезмәттәшлек өчен зур мөмкинлекләр булуын күрсәтте инде. Бу очрашу әдәплелек визиты генә булып калмыйча, тирәнтен икътисади үсешкә старт бирү дә булсын иде, диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук визит нәтиҗәләре буенча «Татнефть» ГАҖ һәм Slovnaft компаниясе — Үзәк Европа иленең эре нефть эшкәртү заводы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалануы планлаштырылуын искәртте.
«Татарстан-Словакия» Бизнес-форумы энергетика, финанс базарлары, авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм продукция экспорты өлкәсендә кооперацияне һәм эшлекле элемтәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Форумда ике төбәкнең икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдим иттеләр, туристик потенциалы презентацияләнде. Соңыннан B2B форматында эшлекле очрашулар узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз