Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Казанда этнофестиваль концертында Татарстанның төп байлыгын атады
Парламент җитәкчесе «Безнең йорт - Татарстан» фестивалендә катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады.
(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Безнең йорт - Татарстан» фестиваленең гала-концертында республиканың төп байлыгын атады. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды.
«Безнең, татарстанлылар өчен, республикабызның барлык халыклары кадерле. Һәм бүген без хаклы рәвештә җиребездә 173 милләт вәкиле тату яшәве белән горурланабыз. Һичшиксез, бу безнең төп казанышыбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе гала-концертта җыелучыларны котлады. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, бу тарихи факт һәм «бүген безнең барлык мономилли халкыбызның илебез дәүләтчелегенең гаранты һәм таянычы булуын дәлилли».
Дәүләт Советы Рәисе Россия халыкларының бердәмлеге һәм ризалыгы идеяләре һәрвакыт актуаль дип саный. «Алар беркайчан да үзләренең әхлакый, патриотик һәм тәрбияви әһәмиятләрен югалтмаячак. Бары тик бергә генә без үз йортыбызны, Ватаныбызны, илне яклый алабыз», - дип дәвам итте ул.
«Фәрит Мөхәммәтшин бу гала-концертта республиканың төрле районнарыннан 300гә якын аерым катнашучы һәм коллектив, шулай ук Казаннан 300 гә якын артист җәлеп ителүен искәртте.
Без бергә булганда көчле. Безнең уртак Ватаныбыз - Россия Федерациясе һәм туган Татарстан чәчәк атсын», - дип мөрәҗәгать итте ул фестивальдә катнашучыларга. Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук 6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Конституциясе көне белән котлады.
«Бу Конституция 27 елдан артык күпмилләтле республикага хезмәт итә, аның дөрес, перспективалы булуын һәм нәтиҗәле эшләргә мөмкинлек бирүен исбатлый», - дип йомгаклады ул.
Гала-концертта бөтен республикадан иҗат коллективлары Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен чагылдыручы иң яхшы номерларын тәкъдим итте. Агымдагы елда фестивальнең зона турларында барлыгы 2,5 меңнән артык кеше катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз