news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Казан Антропологлар һәм этнологлар конгрессына яхшы әзерләнгән

Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы бүген «УНИКС»та ачыла. Чара Казанда беренче тапкыр узачак.

Мөхәммәтшин: Казан Антропологлар һәм этнологлар конгрессына яхшы әзерләнгән
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы ачыла. Кичә Татарстан Дәүләт Советында оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Анда республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин чараны үткәрүгә әзерлекнең югары булуын билгеләп үтте.

«Фәрит Мөхәммәтшин конгрессны үткәрүгә әзерлекнең югары булуын искәртте. Әзерлек барышында оештыру тәртибендәге берничә киңәшмә узды. Парламент башлыгы мәсьәләләрнең әһәмиятен билгеләде. Казанда абруйлы галимнәр шулар хакында фикер алышачак», - диелә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Конгресста катнашучылар пленар һәм секция утырышларында бүгенге көн этнологиясе һәм антропологиясенең теоретик һәм гамәли аспектларын, шул исәптән Россиядә этникара мөнәсәбәтләрнең торышын һәм динамикасын, шулай ук 2025 елга кадәрге РФ Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыруның барышын һәм ТАССРның 100 еллыгына бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк.

Россия Фәннәр академиясенең Тарих-филология фәннәре бүлеге академик-секретаре, Россия Фәннәр академиясе Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе, Россия Антропологлар һәм этнологлар ассоциациясе президенты Валерий Тишков оештыру комитеты утырышында белдергәнчә, конгресста туган телләрне һәм мәдәни мирасны саклауга бәйле  темалар каралачак.

Конгресс эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән меңгә якын галим катнашачак. Тематик секция утырышлары 3-5 июльдә узачак.

Россия Антропологлар һәм этнологларының XIII Конгрессы 2 июльдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексының концерт залында ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100