news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Казахстан Премьер-министры белән икътисади элемтәләр турында фикер алышты

Татарстан һәм Казахстан арасында сәүдә әйләнеше күләме елына 700 млн доллардан артып китә.

Мөхәммәтшин Казахстан Премьер-министры белән икътисади элемтәләр турында фикер алышты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин белән ике республика арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлеген үстерүнең яңа юллары турында сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан белән Казахстан арасындагы мөнәсәбәтләр динамик рәвештә үсә, безнең элемтәләр даими, яңа проектлар формалаша», — диде Әскәр Мамин очрашу башында.

Казахстан Премьер-министры Казахстан делегациясенең Татарстанга соңгы сәфәре вакытында КамАЗ белән тыгыз мөнәсәбәтләр төзелгәнлеген искә төшерде. «Казахстан белән Татарстан арасындагы товар әйләнеше шактый зур булуга карамастан, алга таба сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерү өчен җитди потенциал бар», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Казахстан арасында товар әйләнеше күләме 700 млн доллар тәшкил итә. Казахстан базарында Татарстаннан нефть химиясе продукциясенә, шулай ук пластмасса, каучук, резина, кара металлургия товарларына ихтыяҗ аеруча зур. Татарстанда шулай ук Казахстан сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы продукциясен яхшы беләләр һәм бәялиләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100