news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Казахстан һәм Татарстанда диаспора багланышларын активлаштырырга өндәде

Дәүләт Советы Рәисе Казахстан һәм Татарстан халыклары ассамблеяләре арасында хезмәттәшлек турында килешүне яңадан төзү өчен чыгыш ясады.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанда һәм Татарстанда диаспора багланышларын активлаштырырга чакырды. Сәясәтче бу хакта Нур-Солтанда Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессында катнашучылар белән очрашуда әйтте.

Мөхәммәтшин чыгышында халык дипломатиясе һәм милли диаспоралар эшчәнлегенең зур потенциалына игътибар итте. Казахстанда Россиядән читтә яшәүчеләр саны буенча икенче урында булган татар җәмгыяте яши, анда 200 меңнән артык кеше исәпләнә. Татарстанда исә казахларның милли-мәдәни автономиясе актив эшли.

Бу уңайдан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе үз ватаннары белән диаспораның тыгыз элемтәләре Татарстан белән Казахстан хезмәттәшлеген ныгытуын әйтте.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин 2010 елның гыйнварында Казахстан халкы ассамблеясе һәм Татарстан халыклары ассамблеясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүен искәртте. Ул үзара мөнәсәбәтләрне яңарту өчен Татарстанда шундый ук яңа документка кул куярга тәкъдим итте.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Фәрит Мөхәммәтшин "Президент институты: Казахстан моделе" халыкара парламент конференциясендә катнашты, ә аннары Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев белән очрашты.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100