news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин кануннарны онлайн күзәтеп барырга куша

Татарстан парламенты башлыгы республика юстиция министрлыгын кануннар мониторингы буенча эшне көчәйтергә чакырды.

Мөхәммәтшин кануннарны онлайн күзәтеп барырга куша
Рамиль Гали

(Казан, 29 гыйнвар, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Кануннар шулкадәр ашыгып чыга, алар артыннан онлайн режимда күзәтеп барырга кирәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Юстиция министрлыгын республика муниципалитетлары норматив актлары проектлары мониторингын көчәйтергә чакырып җиткерде.

“Яңа канун норматив актын кабул итү яисә үзгәртүдә хокукый база булып, мониторинг, мәсьәләне тирәнтен өйрәнү тора. Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк, бигрәк тә муниципаль документлар булдыруда”, - дип билгеләп үтте бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышында. Ул әлеге мәсьәләгә республиканың муниципаль берләшмә советларын да кушылырга чакырды.

“Кызганыч, прокуратурадан кергән мәгълүматта бер районда бер норматив документ кире кагылган, икенчесендә ул вәкаләтләрен арттырып кабул ителгән. Боларны прокуратура тапканчы, әлеге документ прокуратурага һәм судка барып җитмәсен өчен, Юстиция министрлыгы анализласа һәм кирәк чакта чарасы күрелсә яхшы булыр иде”, – диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Спикер киңәшмәдә катнашучыларга алдан кабул ителгән кануннарны анализлау һәм мониторинг буенча республика парламентында комиссия төзелгәнелеген, шул тәҗрибәне куллану мөмкинлеген исләренә төшерде.

Үз чыгышында Татарстан Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин министрлыкның 2017 ел эшчәнлегенә йомгак ясады. Узган ел министрлык республиканың башкарма органнарыннан 729 норматив хокукый акт теркәгән. 77 акт аларны эшләүчеләргә кире кайтарылган. Җиде министрлыкта тикшерү уздырылган, дәүләт теркәве булмаган 11 акт ачыкланган.

Министр республикада ришвәтчелек профилактикасы буенча, шул исәптән нормалар булдыру эшчәнлеге буенча да, даими чаралар тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Анда аерым урынны норматив хокукый актлар һәм проектларның ришвәтчелеккә каршы бәйсез экспертизасы алып тора.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100