news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Кандидатурамны парламент башлыгы итеп күрсәтүне нигезле дип саныйм

Парламент башлыгын яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында тавыш бирү юлы белән сайлаячаклар.

Мөхәммәтшин: Кандидатурамны парламент башлыгы итеп күрсәтүне нигезле дип саныйм
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «үз кандидатурасын алтынчы чакырылыш парламент башлыгы сыйфатында тәкъдим итүне нигезле» дип саный. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген матбугат конференциясе вакытында шулай дип белдерде.

«Үз кандидатурамны тәкъдим итәчәкменме? Әлбәттә, сайлаучыларның күпчелек тавышын җыйган партия вәкиле буларак үз кандидатурамны тәкъдим итү нигезле булыр иде. «Бердәм Россия», җаваплы партия буларак, барлык җитәкче вазифаларга да дәгъва кыла. Ни өчен әле бу җаваплылыкны башка партия вәкиленә тапшырырга?» - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта, ул әлеге мәсьәләнең «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге партия конференциясендә хәл ителәчәген искәртте.

«Анда без парламент башлыгы, аның урынбасарлары, Дәүләт Советы комитетлары җитәкчеләре вазифаларына тәкъдим ителәчәк барлык кандидатураларны да караячакбыз. Тулаем алганда, республика парламенты әлеге мәсьәләне Дәүләт Советының беренче утырышында (ул 20 сентябрьдә узар дип көтелә) тавыш бирү юлы белән хәл итәчәк», - дип өстәде парламент башлыгы.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта зур әзерлек эшләре бара. Аерым алганда, депутатлардан Дәүләт Советының кайсы комитетларында эшләргә теләүләре хакында мәгълүмат туплыйлар.

  • Татарстанда 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бердәм Россия» партиясе сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100