news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Камалтыновка «Бердәм Россия» фракциясен җитәкләргә тәкъдим итәчәк

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Юрий Камалтынов туплаган тәҗрибә яңа чакырылыш парламентның эшендә алга таба да кулланылырга тиеш.

Мөхәммәтшин Камалтыновка «Бердәм Россия» фракциясен җитәкләргә тәкъдим итәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Юрий Камалтыновка алтынчы чакырылыш республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясен җитәкләргә тәкъдим итәчәк. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре бүген матбугат конференциясе вакытында шулай дип белдерде.

«Мин Юрий Камалтыновка мөрәҗәгать итеп, партиянең төбәк бүлеге секретаре буларак, аның һәм фракция тарафыннан тупланган тәҗрибә күппартияле парламент эшендә алга таба да кулланылсын өчен, аннан әлеге фракцияне җитәкләвен дәвам итүен сораячакмын», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул билгеләп үткәнчә, тулаем алганда, «Бердәм Россия» фракциясе бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советында «парламент эшчәнлегендә зур роль уйнады».

  • Татарстанда 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бердәм Россия» партиясе сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды.
  • Юрий Камалтынов – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы, республика парламентында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100