news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Индус Таһиров турында: Мондый кешеләр турында милләтнең йөзек кашы диләр

Индус Таһиров 85 яшьлеген билгеләп үтте.

Мөхәммәтшин Индус Таһиров турында: Мондый кешеләр турында милләтнең йөзек кашы диләр

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Казан федераль университетының Император залында тарих фәннәре докторы Индус Таһировның 85 яшьлегенә багышланган чара узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән галимне юбилее белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Индус Таһиров — күренекле галим, көчле сәясәтче, педагог. Без 90нчы елларда федераль үзәк белән килешеп, Мәскәүдәге эшче төркемнәрдә һәм комиссияләрдә Татарстан Конституциясе өстендә эшләдек, үз позициябезне дәлилләргә, фикерләребезне төгәл җиткерергә өйрәндек. Ул әнисенә, хатынына, үз гаиләсенә булган сизгер мөнәсәбәте белән дә гаҗәпләндерде. Мондый кешеләр турында милләтнең, татар халкының йөзек кашы дип сөйлиләр", — диде Мөхәммәтшин.

Индус Таһиров республика өчен бик күп эшләде һәм «бүген Татарстанны һәм аның күпмилләтле халкын үстерү юлларын эзләүне дәвам итә», диде ул.

Мөхәммәтшинның сүзләренчә, Таһиров Татарстан Фәннәр академиясен оештыручыларның берсе иде, аның эшчәнлегендә бүгенге көнгә кадәр дә актив катнаша. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче җитәкчесе вазифасында да зур абруй казанды, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Ул шулай ук Индус Таһировка Татарстан Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Индус Таһиров — тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе лауреаты. Өч чакырылыш Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Бүген парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты каршындагы эксперт советын җитәкли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100