news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый

ТР Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, сайлау кампаниясен иртәнге җидедә башлау үзен аклый.

Мөхәммәтшин икедән соң сайлауга килү шәһәр халкы хисабына артуын фаразлый
Салават Камалетдинов

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлауга килү күрсәткече 14.00 сәгатьтән соң шәһәр халкы хисабына артырга тиеш. Бу хакта ул бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.

Аның фикеренчә, сайлау кампаниясен 7 дә башлау үзен аклый. Авыл халкы шул инициатива белән чыкканын искәртте.

“Авыл җирендә, бакчаларда эшләү өчен искиткеч кояшлы көн. Әлегә көннең беренче яртысында авыл халкы күбрәк тавыш биргән. Бу аңлашыла да. Шәһәрләрдә традицион рәвештә соңрак. Хәер, Чаллыда төшкә үк тавыш бирүчеләр саны 30 проценттан арткан иде, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлау кампаниясе закон кысаларында барганын әйтте. Парламент рәисе сәяси партияләрдән күзәтүчеләр күп булганын билгеләп узды. Ул күзәтүчеләр вазифасы сайланган парламентка күбрәк легитимлык бирәчәк, диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100