news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Җиңү парадына әзерлек буенча Авторетроклуб әгъзалары белән фикер алышачак

Парламент башлыгы Казандагы хәрби парадта катнашачак раритет автомобильләр кортежын караячак.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Авторетроклуб — 21 президенты Фәрит Мөхәммәтшин клуб әгъзалары белән очрашачак һәм Җиңү парадына әзерлек турында фикер алышачак. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашу Биектаудагы „Ретромобиль“ клубы базасында узачак. Аның хуҗасы республика Авторетроклубының күптәнге әгъзасы, Татарстанда иң зур тарихи автомобильләр коллекциясе иясе — Александр Гнедин», — диелә хәбәрдә.

24 июньгә билгеләнгән Парадны уздыруда хәрби һәм махсус техника, шулай ук ретро машиналар йөреше планлаштырылган. Шул сәбәпле Фәрит Мөхәммәтшин булачак чарага җәлеп ителгән раритет автомобильләр кортежын караячак.

Авторетроклуб 2006 елда Фәрит Мөхәммәтшин инициативасы белән төзелә. Ел саен клуб әгъзалары республика җитәкчелеге ярдәме белән авторетрофестиваль уздыра. Моннан тыш, Казанда Җиңү Көнендә тарихи техника парады, ә Республика көнендә раритет автомобильләр парады уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100