news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән

Белгечләр 2020 елның гыйнвары медиарейтингын төзегән.

Мөхәммәтшин иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чараларында иң күп телгә алынган төбәк парламентлары башлыклары өчлегенә кергән. Гыйнвар медиарейтингын «Медиалогия» компаниясе экспертлары төзегән.

Фәрит Мөхәммәтшинның медиаиндексы 6514,1 тәшкил иткән, ул Санкт-Петербург һәм Чиләбе өлкәсе закон җыеннары рәисләре Вячеслав Макаровтан һәм Владимир Мякуштан гына калыша.

«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составына кертелде. Җәмәгатьчелек белән очрашуда Татарстан Иҗтимагый палатасы, Бөтендөнья татар конгрессы, Студентлар лигасы, Волонтерларны үстерү үзәге һәм башка оешмалар вәкилләре катнашкан очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты инициативалары буенча бөтен халык фикер алышуына кушылырга өндәде», — диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Массакүләм мәгълүмат чаралары Фәрит Мөхәммәтшинның Россия матбугаты көне белән котлавын актив яктыртты.

«Медиалогия» рейтингы массакүләм мәгълүмат чараларының ТВ, радио, газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары, интернет мәгълүмат чаралары кебек 53 меңнән артык чыганакны үз эченә алган базасын анализлауга корылган.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100