Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Гозерләрнең 2020 елгы бюджетта исәпкә алынуы өчен тырышачакбыз
«Бердәм Россия» партиясе сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды.
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). «Бердәм Россия» партиясе татарстанлылардан сайлау кампаниясе барышында җыелган гозерләрне үтәү буенча программа әзерләячәк. Аларның күпмедер өлешен үтәү өчен инде 2020 елда ук акча бүлеп биреләчәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин бүген шул хакта әйтте.
«Безнең алда 8 меңнән артык гозер, тәкъдим, үтенечне анализлау бурычы тора, бу эш башланды инде. Бер мөрәҗәгать тә игътибардан читтә калмаячак. Без сайлаучыларның гозерләрен үтәү буенча программа әзерләп, аны Татарстан Президенты һәм Республика Хөкүмәтенә тапшырачакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Республика халкы белән очрашуларда җиткерелгән тәкъдимнәр, гозерләрне бюджетны һәм 2020 елда республика үсешенең фаразланган планын үтәү барышында исәпкә алып булсын өчен, моны 2020 елгы бюджет проектын әзерләгән вакытта ук эшләргә тырышачакбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
- Татарстанда 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар узды. «Бердәм Россия» партиясе сайлаучыларның 72,4 процент тавышын җыйды. Сайлау участокларына килүчеләрнең 10,7 проценты КПРФ партиясе өчен тавыш бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз