news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин фронтовик Һидият Әхмәдуллинга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды

Парламент башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранына Татарстан Президенты исеменнән котлау открыткасы бүләк итте.

Мөхәммәтшин фронтовик Һидият Әхмәдуллинга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды
https://gossov.tatarstan.ru/

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек Ватан сугышы ветераны Һидият Әхмәдуллинга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медале тапшырды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» медален тапшыргач, Фәрит Мөхәммәтшин ветеранны якынлашып килүче Җиңү көне белән тәбрик итте. «9 Май алдыннан без сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең барысын да котларга тырышабыз. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телим. Сез безгә бик тә кирәк», — диде парламент башлыгы.

Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. «Сез — җиңүчеләрнең легендар буыны, сез Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керттегез. Кылган батырлыгыгыз һәм ныклык күрсәткәнегез өчен сезнең алда баш иябез һәм рәхмәт әйтәбез», — диелә котлау открыткасында.

Һидият Әхмәдуллин Ерак Көнчыгыш фронтында сугышкан, япон сугышында катнашкан, озак еллар партия эшендә булган, 138нче Кама Тамагы округы буенча җиденче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланган.

Бүгенге көндә республикада ТАССР Югары Советының тугыз депутаты яши. Алар — Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарның тол хатыннары. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары аларның һәркайсында булып, юбилей медальләре һәм бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100