Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Федерация Советын формалаштыру принципларын саклап калу мөһим дип саный
Татарстан парламенты башлыгы Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты.
(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советын Россия төбәкләре палатасы буларак формалаштыруның гамәлдәге принципларын саклап калырга кирәк дип саный. Бу хакта парламент башлыгы бүген Мәскәүдә РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышында белдерде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Формалаштыру тәртибе шактый демократик, һәр төбәктән республикалар, өлкәләр һәм крайларның күпмилләтле халкы фикерләрен җиткерүче закон чыгару һәм башкарма хакимияттән икешәр вәкил эшли, Федерация Советы — иң беренче чиратта, төбәкләр палатасы ул», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Сенаторлар сайлау системасы «уты» эченнән уза, - дип өстәде ул. - Федерация Советында закон чыгару хакимиятеннән төбәк вәкиле булганчы, сенатор парламент депутаты итеп сайланырга тиеш, ә аннары аңа гомумдәүләт һәм субъект бурычларын хәл итү өчен вәкаләтләр бирелә», — дип билгеләп үтте республика парламенты башлыгы.
Утырышта Федерация Советын формалаштыру тәртибенә төзәтмәләр кертү буенча тәкъдим бәхәсләр уятты. Хәзерге вакытта югары палатаны формалаштыру принцибы территорияләрнең вәкиллеге белән бәйле. Гамәлдәге Конституциядә «Президент квотасы» каралган — сенаторларның гомуми саныннан 10 процент. Эшче төркемнең кайбер әгъзалары «федераль вәкиллекне» көчәйтү һәм Президент квотасын арттыру Россия парламентының югары палатасы статусын күтәрер иде, дип саный.
«Бу мәсьәлә буенча кабул ителәчәк карар төбәкләрнең позициясен исәпкә алырга һәм берләштерелгән булырга тиеш», — дип искәртте эшче төркем рәистәше Андрей Клишас.
Субъектлар составына кермәгән «федераль территорияләр» булдыру мөмкинлеге буенча да фикер алышу булды. Эшче төркем рәистәше, Законнар чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева дискуссия дәвам итәчәк, дип билгеләп үтте.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды, анда ул Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркемнең чираттагы утырышында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз