Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Европа Советында халык белән эшләү буенча Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләренең мактаулы әгъзасы санала.
(Казан, 3 апрель, “Татар-информ”). Дәүләт хакимияте төбәк органнарының ачык булуы - сайланган вәкилләрнең эш нәтиҗәлелегенә бәя бирү өчен мөһим критерийларның берсе. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасы утырышында әйтте. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкләр палатасы утырышы Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының 36 нчы сессиясе кысаларында узды.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Татарстанда халык белән элемтәдә булу өчен коммуникатив мәйданчык булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Татарстан – Россия Федерациясе составында уникаль республика, биредә 173 милләт вәкиле яши. Барыбыз бергә тату яшәү мәсьәләләрен хәл итү юлларын табабыз”, - диде республика парламенты җитәкчесе.
Татарстанда хакимиятнең халык өчен ачык булу мәсьәләсенә җитди игътибар бирелә дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. “Кешелек факторы” йогынтысын киметергә кирәклеген аңлап, без бергәләп дәүләт хезмәтләре күрсәтү стандартларын керттек. Бүген электрон рәвештә 250дән артык хезмәт һәм сервис күрсәтелә”, диде ул.
Республикада мөһим сәяси карарларны кабул итүдә киң җәмәгатьчелек белән фикер алышу әһәмиятле булып тора. Гамәлдәге республика законына нигезләнеп, Татарстанда яшәүчеләр белән фикер алышу өчен закон проектлары Интернетка урнаштырыла.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе гражданлык инициативаларының гамәлдәге формаларының берсе буларак “Законнарны бергә язабыз” парламент проектын тәкъдим итте. “Парлмент почтасы аша закон проектларын эшләү, гамәлдәге законнарын камилләштерү буенча халыктан тәкъдимнәр җыябыз. Үз сайлаучыларыбызга якынаябыз, закон чыгаруда катнашучылар даирәсен арттырабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз