news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Евразия берлеге үсеше өчен Татарстанның әһәмияте турында сөйләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Нур-Солтанда узган «Президент институты: Казахстан моделе» конференциясендә катнашты.

Мөхәммәтшин Евразия берлеге үсеше өчен Татарстанның әһәмияте турында сөйләде
gossov.tatrstan.ru

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Евразия икътисади берлеген үстерүдә төбәк дәрәҗәсендә актив катнашуына игътибар юнәлтте. Ул бу хакта бүген Казахстан башкаласы Нур-Солтанда узган «Президент институты: Казахстан моделе» халыкара парламент конференциясендә сөйләде. Бу турыда Татарстан парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәрит Мөхәммәтшин чит илләр делегацияләре вәкилләре арасында беренче булып чыгыш ясады. Сәясәтче сүзләренчә, Евразия икътисад берлеген төзү идеясе Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев инициативасы белән тормышка ашырылды.

«Татарстан үз ягыннан Евразия икътисади берлеген региональ дәрәҗәдә үстерүдә актив катнаша. Сүз икътисад турында гына түгел, мәдәни һәм рухи, социаль үсеш юнәлешләре турында да бара», — диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

Моннан тыш, Мөхәммәтшин Татарстанда Назарбаевның Казахстан дәүләтен ныгытуга керткән өлешен, Казахстан һәм Татарстан халыкларының якынаюын, этникара һәм динара татулык моделен формалаштыруны хөрмәтләүләрен әйтте.

Сәясәтче искә төшергәнчә, Татарстан белән Казахстан — күптәнге партнерлар, алар арасында икътисадта да, мәдәнияттә дә ныклы мөнәсәбәтләр урнашкан. Аның сүзләренчә, хәзер сәүдә-икътисади хезмәттәшлек яңа дәрәҗәгә күчә, җитештерү элемтәләре тирәнәя. Ул Казахстан территориясендә КАМАЗ өчен комплектлаучы материаллар чыгаручы завод төзү турындагы карарны мисал итеп китерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100