news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Емельяновка республика мәнфәгатьләрен истә тотып эшләү теләде

Татарстан парламентының Россия Федерация Советындагы вәкиле Геннадий Емельянов Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен 1 октябрьдә туктата.

Мөхәммәтшин Емельяновка республика мәнфәгатьләрен истә тотып эшләү теләде
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Геннадий Емельянов, Россия Федерация Советына сайлануга бәйле рәвештә, Татарстан Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатачак. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аңа республика мәнфәгатьләрен истә тотып эшләү теләде. Бу хакта Татарстан парламентының өченче утырышында билгеле булды.

Депутатлар бертавыштан хезмәттәшләренең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуын хуплады. Карарны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

«Аңа уңышлы эш телим. Россия Федераль Җыены Федерация Советында республика парламентын тәкъдим итүен һәм республика Дәүләт Советы белән элемтәне югалтмавын телим. «Мин Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен яклыйм», дип һәрвакыт истә тотарга кирәк», — диде парламент спикеры.

Геннадий Емельянов яңа чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының беренче утырышында Федерация Советы әгъзасы итеп сайланды. Шуннан соң ул вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза бирде. Ул быел 1 октябрьдән депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100