news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан»ны Россия Кубогында җиңү белән котлады

Татарстан Волейбол федерациясе президенты волейбол командаларының тренерлар штабларына һәм спорт клублары җитәкчеләренә котлау телеграммалары җибәрде.

Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан»ны Россия Кубогында җиңү белән котлады
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларына Россия Кубогында җиңүләре уңаеннан котлау телеграммалары юллады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Зенит» ның баш тренеры Владимир Алекно һәм өлкән тренер Алексей Вербовка телеграммада «киеренке көрәштә спортчылар искиткеч уңышка иреште» дигән парламент башлыгы. «Тугызынчы тапкыр Россия Кубогына ия булып, илебез волейболында лидер булуыгызны янә исбатладылар», диелә котлау телеграммасында.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук «Зенит-Казан» клубы президенты Рәфкать Кантюковка Татарстанда волейбол хәрәкәтенә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйткән.

«Динамо-Казан» командасының баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов исеменә җибәрелгән телеграммада клубның барлык хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте белән югары уңышка ирешүен язган парламент башлыгы.

Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин «Динамо-Казан» волейбол клубы президенты Леонид Барышевны да котлады. Ул аның ярдәме команданың югары спорт казанышларының нигезе булуын әйткән.

Кичә «Динамо-Казан» хатын-кызлар волейбол командасы Мәскәүнең «Динамо» спортчыларын җиңде һәм клуб тарихында бишенче Россия кубогын яулады. Ә «Зенит-Казан» ирләр клубы волейболчылары Россия кубогын алтынчы тапкыр алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100