news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Депутатларның максаты - икътисад үсешен халык тормышында чагылдыру

Сентябрьдә Татарстанда республика парламентына депутлар сайланачак.

Мөхәммәтшин: Депутатларның максаты - икътисад үсешен халык тормышында чагылдыру
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 июнь, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Дәүләт Советының яңа чакырылыш депутатлары икътисад үсешен Татарстан халкының тормыш сыйфатында турыдын-туры чагылдыруга ирешергә тиеш. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең XXX конференциясендә әйтте.

"Дәүләт Советының яңа чакырылыш депутатларының максаты  - икътисад үсеше Татарстан халкының тормыш сыйфатында турыдын-туры чагылдыруда. Кешеләр үзләренең хезмәт сөючәнлегеннән һәм республика уңышларыннан нәтиҗә алырга хокуклы", - диде “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәркатибе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан халкының мәнфәгатьләре закон һәм хакимиятнең ышанычлы яклавы астында икәнен практикада исбатларга кирәк. “Бу бурычны бары тик бер генә юл белән хәл итеп була. Сайлаучылар белән ачык һәм ихтирамлы диалог аркылы, гражданнарның мөрәҗәгатенә берсүзсез игътибар биреп ирешеп була”, - дип ышана ул.

Гражданнарның бер генә мөрәҗәгате дә игътибарсыз калмаска тиеш. Бу Татарстандагы “Бердәм Россия” партиясе өчен бик әһәмиятле, диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин, күпсанлы һәм абруйлы партия буларак, “Бердәм Россия” сайлауларда “лаеклы һәм иң әзерлекле, нык торып, иң югары нәтиҗә белән Татарстан үсеше өчен эшләячәк кандидатлар” тәкъдим итәргә сәләтле, диде.

  • Татарстан Дәүләт Советына алтынчы чакырылыш депутатларын сайлау 8 сентябрьдә булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100