news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Дәүләт Советының соңгы утырышында парламентның эшенә нәтиҗә ясаячак

Татарстан Дәүләт Советының 49нчы утырышында депутатлар 29 мәсьәләне караячак.

Мөхәммәтшин Дәүләт Советының соңгы утырышында парламентның эшенә нәтиҗә ясаячак
Александр Эшкинин

(Казан, 4 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 11 июльдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының соңгы – 49нчы утырышы узачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламентының биш ел дәвамында башкарган эшенә нәтиҗә ясаячак. Бүген ТР парламентының президиум утырышында шул хакта билгеле булды.

«Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгы утырышында күп кенә мәсьәләләр каралачак, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Утырышта иң актив эшләүче депутатларга рәхмәт белдерергә, аларга бүләкләр тапшырырга телибез».

Алда торган утырышның көн тәртибенә 29 мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында республиканың сигез закон проекты (шул исәптән икесе – икенче, алтысы беренче укылышка әзерләнгән), шулай ук ТР Дәүләт Советының өч закон инициативасы бар. Моннан тыш, депутатлар федераль законнарның 11 проектын һәм РФ субъектлары инициативаларын тикшерәчәк.

Икенче укылышта парламентарийлар «Китапханә һәм китапханә эше турында» һәм «ТР Конституция суды хакында» ТР Законына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектлары хакында фикер алышачак.

Беренче укылышта депутатлар «ТР бюджетына федераль казнадан бюджет кредитлары тәкъдим итү турында килешүләргә өстәмә килешүләрне раслау хакында»гы закон проектын, шулай ук ТР Гаилә кодексы һәм ТР Бюджет кодексына үзгәрешләрне тикшерергә ниятли.

Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьгә билгеләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot