Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы эшенә нәтиҗә ясый
Көзге сайлаудан соң республикада ТР Яшьләр парламентын оештырачаклар. Ул интернетта тавыш бирү юлы белән формалаштырылачак.
(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының соңгы утырышында катнашып, яшь парламентарийлар эшчәнлегенә бәя бирәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иҗтимагый яшьләр палатасы эшенә нәтиҗә ясаячак һәм ТР Яшьләр парламентын оештыру принциплары хакында сөйләячәк. Яшьләр парламенты көзге сайлаудан соң Татарстан Республикасы Дәүләт Советында оештырылачак», - дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.
Иҗтимагый яшьләр палатасы ТР Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук яшьләрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре һәм үз әгъзаларын делегат итеп җибәргән муниципалитетларның яшь вәкилләреннән оештырылды. ТР Яшьләр парламентын Россия дәүләт хезмәтләре порталы аша интернетта тавыш бирү юлы белән формалаштыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз