news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин дәүләт бүләкләре алучыларга: Медальләрне тагып, сайлауга барыйк

Дәүләт Советы Рәисе битарафлык күрсәтмәскә өндәде.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Казан Кремлендә дәүләт бүләкләренә лаек булучыларны 8 сентябрьдә узачак сайлауга барырга өндәде. Биредә бу минутларда РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы уза.

Тантанада барлыгы 47 хезмәт алдынгысы бүләкләнә.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 53 сәяси партия теркәлгәнен, 12 се сайлау кампаниясендә катнашканын әйтте.

"Республикага югары сайлау культурасын күрсәтү кирәк. Безгә булдыклы, эшчән парламент формалаштырырга кирәк. Медальәрне тагып, сайл участокларына барыйк. Битарафлык күрсәтмик. Яхшы парламент төзесәк, республика үсеше векторын үзгәртмәскә тырышачакбыз", - диде Парламент Рәисе.

  • 8 сентябрьдә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлау узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100