news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин чүп яндыру заводы хакында: Яхшырак ысул табылмаганын халыкка аңлатырга кирәк

Дәүләт Советы Рәисе "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларына калдыкларны утильләштерү турында халыкка тәфсилләп аңлатырга киңәш итте.

(Казан, 24 декабрь, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин чүп яндыру заводы төзү турында халыкка аңлатырга, кешелек шуннан да яхшырак ысул уйлап тапмагынын җиткерергә кирәк дип саный. Бу фикерен ул бүген  “Бердәм Россия” партиясе тарафдарларының Татарстан советы утырышында әйтте.

“Теләсә-кайсы аудиториягә чыкканда да кешелекнең әле моннан яхшырак ысул уйлап тапмавын тәфсилләп аңлатырга кирәк. Швейцариядә, Япониядә, Италиядә һәм башка илләрдә калдыкларны утиильләштерүнең шушы алымын кулланалар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Без инде ничә ел Казандагы чүплек белән җәфаланабыз, йөзләрчә тонна җир салдык, ә чүп эчтән янып, газ чыгарып ята. Әмма бу проблемалар хәл ителерлек. Без: ”Әгәр дә син каршы икән, нишләргә соң, әйт, чүп белән күмеләбез бит, акыллырак фикер тәкъдим итә аласыңмы? дибез. Мондый халәттә аек исәп һәм халык белән дәлилле сөйләшү аеруча мөһим”, - дип йомгаклады ул.

Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елга кадәр Россиядә 200 чүп яндыру заводы төзергә планлаштыруларын әйтте.

  • "Татар-информ" моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Татарстанда чүп яндыру заводын 2019 елның җәендә төзи башларга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100