news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Безгә инженерларның идеяләрен чынга ашырырга сәләтле эшчеләр кирәк

ТР Дәүләт Советы Рәисе WorldSkills стандартлары буенча авиа- һәм машина төзелеше өчен кадрлар әзерли торган ресурс үзәге студентлары белән аралашты.

Мөхәммәтшин: Безгә инженерларның идеяләрен чынга ашырырга сәләтле эшчеләр кирәк
Динара Прокопьева

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстанга станок янында басып, инженерларның идеяләрен чынга ашырырга сәләтле эшче кадрлар кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казандагы ресурс үзәге буйлап оештырылган экскурсия вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Профессиональ инженерлардан тыш, безгә галимнәрнең идеяләрен чынга ашырырга сәләтле әзерлекле эшче кадрлар да кирәк», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эшче һөнәр вәкилләрен әзерли торган белем бирү учреждениеләре республика предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиеш. Моның өчен Татарстанда ресурс үзәкләре булдырылган.

Студентлар белән аралашкан вакытта Мөхәммәтшин үзенең хезмәт эшчәнлеген гади эшче булып башлавын искәртте. 15 яшендә ул Әлмәт районының Миңнебай газ-бензин заводында токарь булып эшләгән.

Ресурс үзәге буйлап экскурсия җирле музейда төгәлләнде. Әлеге музей 2002 елда, көллият үзенең 70 еллыгын бәйрәм иткән вакытта ачылган. ТР Дәүләт Советы Рәисенә көллиятне тәмамлаган атаклы кешеләр хакында сөйләделәр. Алар арасында КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин һәм Казан мотор төзү берләшмәсе генераль директоры Александр Павлов та бар.

«Соңгы елларда Татарстанда эшче һөнәрләренә игътибар артты. Мондый көллиятләр профессиональ эшче кадрлар әзерләүдә аеруча мөһим роль уйный», - дип сүзен йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100