news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: «Бердәм Россия»нең сайлаудан соң Думада күпчелекне саклау мөмкинлеге бар

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауда үз кандидатларын тәкъдим итәчәк.

(Мәскәү, 23 ноябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» партиясенең 2021 елгы сайлаудан соң РФ Дәүләт Думасында конституцион күпчелекне саклап калу өчен бөтен мөмкинлеге дә бар. Бүген өлкән яшьтәге сайлаучыларның күбесе партия инициативаларын хуплый. ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә партиянең XIX съездында шул хакта хәбәр итте.

«Бердәм Россия» партиясенең старт позицияләре хакында сөйләгәндә, алар шактый ышанычлы – 34 процент. Сайлауда мондый база белән старт алу бик тә яхшы, башка партияләрдә ул 12-15 процент кына һәм аннан да азрак тәшкил итә. Бу электоратны югалтырга ярамый», - диде Мөхәммәтшин. «Сул карашлы, коммунистик идеаллар яклы өлкәннәрнең 60 процентка якыны «Бердәм Россия» инициативаларын хуплый һәм моңа куанмый мөмкин түгел», - дип өстәде ул.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, 2021 елгы сайлауда көрәш киеренке булачак, чөнки барлык сәяси партияләр дә үз эшен активлаштыра. «Беркем дә революция булуын, курсның сул яки уң якка үзгәрүен теләми. Барысы да үсеш потенциалының артуын тели», - дип искәртте парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге вәкилләре 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауда үз кандидатларын тәкъдим итәчәк. «Халык белән аралашып, аңлату эшләре, ачык һәм гадел сәясәт алып барып Думада конституцион күпчелекне саклап калырбыз дип өметләнәм», - диде Мөхәммәтшин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100