Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: "Бердәм Россия" көннәре халык белән аралашуның кирәкле формасы булып кала
Татарстан парламенты башлыгы бүген Алабугада "Бердәм Россия" көннәре кысаларында узган чараларда катнашты.
(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). "Бердәм Россия" көннәре халык белән аралашуның кирәкле формасы булып кала. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Алабугага эш сәфәре вакытында әйтте. Бу турыда республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Бердәм Россия көннәре" халык белән аралашуның кирәкле формасы булып кала, чөнки конкрет районның борчыган проблемаларына басым ясала. Министрлык һәм ведомстволардан белгечләр, юристлар, тар белгечлек табиблары килә. Без кешеләр белән нинди мәсьәләләр чишелми калганын аңлар өчен очрашабыз”, – диде Дәүләт Советы Рәисе.
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия " көннәре кысаларында узган чараларда катнашты. Башта ул Алабугада 220 урынга исәпләнгән 40нчы балалар бакчасын карады, ул көз ачылырга тиеш. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Алабуга " полилингваль белем бирү үзәгенә керәчәк. 2020 елда шулай ук мәктәп төзеләчәк, ә үзәк үзе Татарстанның полилингваль комплекслары челтәре составында булачак.
Парламент башлыгы шулай ук Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесендә булды, анда аңа узган елда кертелгән ГТУ-ТЭС эше турында сөйләделәр. Фәрит Мөхәммәтшин, эшнең яңа формаларын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә, халыкны җылы һәм кайнар су белән тәэмин итү мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, дип билгеләп үтте.
Алабуга халкы шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутатлары белән аралашты һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел һәм Туган тел көненә багышланган Тукай укуларында катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз