news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Беларусьта һәм Татарстанда уртак производстволар ачарга тәкъдим итте

Парламент башлыгы Россия һәм Беларусь төбәкләренең Санкт-Петербургта VI Форумы эшендә катнаша.

Мөхәммәтшин Беларусьта һәм Татарстанда уртак производстволар ачарга тәкъдим итте
архив

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Татарстанда уртак производстволар булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта парламент башлыгы бүген Санкт-Петербургта Россия һәм Беларусь төбәкләренең VI форумында әйтте, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фәрит Мөхәммәтшин секцион утырышта чыгыш ясады, шулай ук эшлекле очрашулар уздырды. «Секцияләрдә һәм гомумән форумда мөнәсәбәтләрнең яңа дәрәҗәсе, төбәк һәм муниципальара элемтәләрне тирәнәйтү турында сөйләшү алып барылуы мөһим», – диде парламент башлыгы.

«Татарстан Беларусь белән сәүдә мөнәсәбәтләре күләме буенча иң яхшы күрсәткечләргә ия. Шул ук вакытта безгә эшкә җәлеп итәргә кирәк булган резервлар да бар. Безнең илләр арасында товар әйләнешен алга таба арттыру өчен яңа элемтәләр һәм очрашулар кирәк», – дип өстәде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанның барлык авыл хуҗалыгы техникасының 60 проценттан артыгы Белоруссиядә җитештерелгән. Быел гына да республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алтмыштан артык МТЗ тракторы, уннан артык комбайн сатып алды.

Форум эше кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе берничә эшлекле очрашу уздырды. Өлкә башкарма комитеты рәисе Анатолий Исаченко җитәкчелегендәге Минск өлкәсе делегациясе белән сөйләшкәндә ул Татарстанның икътисади, инвестицион потенциалы, республика парламенты эше турында сөйләде.

Алар ике ил төбәкләренең үзара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты. Минск өлкәсе Депутатлар советы рәисе Наталья Якубицкая Россия һәм Беларусь төбәкләренең киләсе форумында парламентара килешүгә кул куярга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин әлеге инициативаны хуплады һәм Беларусь хезмәттәшләре белән парламент элемтәләрен ныгытырга әзер булуын әйтте.

  • Беларусь Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары бишлегенә керә. Соңгы елларда ике республика арасында товар әйләнеше 1 млрд АКШ долларыннан артып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100