Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясен Олимпиадада җиңүе белән котлады
Парламент җитәкчесе Россия волейболын зур җиңүләр көтә дип ышана.
(Казан, 9 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Бөтенроссия волейбол федерациясе җитәкчелеген 32нче җәйге Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаулары белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ир-атлар командасы бөтен илнең миллионлаган җанатарларына чын бәйрәм бүләк итте, компромиссыз спорт көрәшен, искиткеч уенны, фидакяр оборонаны һәм баш тренерның грамоталы тактикасын күрсәтте», — диелә Бөтенроссия волейбол федерациясе Күзәтчелек советы рәисе Николай Патрушевка һәм федерация президенты Станислав Шевченко юллаган котлау телеграммасында.
Мөхәммәтшин җыелма команда составында Татарстаннан өч волейболчы — Максим Михайлов, Артем Вольвич һәм Валентин Голубев булуын билгеләп үтте. «Концентрация һәм уңышлар аз гына җитмәгән кызларыбызның лаеклы чыгышын аерым билгеләп үтәсе килә. Хатын-кызлар командасы составында — „Динамо — Ак Барс“ командасы вәкилләре бар», — диде ул.
Парламент җитәкчесе Россия волейболын зур җиңүләр көтә дип ышана. Ул билгеләп үткәнчә, Россиядә 2022 елда волейбол буенча дөнья чемпионатын ир-атлар арасында уздыруга әзерлек бара, Татарстанда волейболны үстерү һәм массакүләм, мәктәп һәм студентлар волейболын популярлаштыру дәвам итә.
Токиода Россиянең ир-атлар волейбол командасы көмеш медальләр яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз