Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәтшин: Авыру куркынычы булган кешеләрне кибеткә йөрүдән азат итәргә кирәк
Татарстан парламенты җитәкчесе Мәскәүдә эш сәфәрендә булды.
(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Катлаулы эпидемиологик вазгыять шартларында гамәлләр стратегиясе турында фикер алышканда, Фәрит Мөхәмәтшин өлкән яшьтәге кешеләрне кибеткә йөрүдән азат итәргә кирәк дигән фикер әйтте. Бу хакта парламентның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Селектор киңәшмәсе партиянең Генераль советы секретаре Андрей Турчак җитәкчелегендәге узды.
«Куркыныч төркеменә керүче өлкән яшьтәге кешеләр кибетләргә, даруханәләргә, халык җыела торган урыннарга йөрмәсеннәр өчен шартлар тудыру мөһим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул бүгенге вазгыять турында таратыла торган уйдырмаларга каршы объектив һәм тикшерелгән мәгълүматны халыкка җиткерергә кирәк, дип басым ясады.
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре белән дә очрашты. Парламент җитәкчесе республика алдында торган агымдагы бурычлар турында фикер алышты, шулай ук вәкиллек хезмәткәрләренә аларны хәл итүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.
«Сезнең актив эшчәнлегегез республика җитәкчелегенең Татарстан үсешенә юнәлтелгән зур бурычларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Без һәрвакыт үз алдыбызга яңа максатлар куябыз, аларны тормышка ашыруда сезнең ярәмегез бик тә мөһим», — диде Фәрит Мөхәммәтшин, вәкиллек хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп
Фәрит Мөхәммәтшин вәкилллекнең оештыру бүлеге җитәкчесе Лилия Лобовага тантаналы шартларда «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. Бүләкләү турындагы Указны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. Әлеге дәүләт бүләге «һөнәри эшчәнлектәге югары казанышлар һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен» бирелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз