news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин Алабуга районы яңа башлыгы турында: Ул үзен яхшы яктан күрсәтте

Элегрәк Рөстәм Нуриевның Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнүе билгеле булды.

Мөхәммәтшин Алабуга районы яңа башлыгы турында: Ул үзен яхшы яктан күрсәтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Рөстәм Нуриев Татарстанда эшләү дәверендә үзен яхшы яктан күрсәтте. Бу хакта бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган Алабуга районы Советының 46нчы сессиясендә билгеле булды.

«Татарстан Республикасында яңа кеше түгел. Әлмәт егете , якташым, үзен иң яхшы яктан күрсәтте. Үзвакытында тәкъдим ителеп, 2012 елдан республиканың Ютазы районын җитәкләде», - диде Мөхәммәтшин.

Президент әлеге кандидатураны хуплап, Алабуга даирәсенә тиз арада кереп, шәһәр һәм район үсешен дәвам итәргә тәкъдим итте, дип өстәде ул.

Элек хәбәр ителгәнчә, Ютазы районының элеккеге башлыгы Рөстәм Нуриев Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot