news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәтшин аэропортта Кытайның закон чыгару хакимияте башлыгын каршы алды

Бөтенкытай халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшу эш визиты белән килгән Кытай Халык Республикасы делегациясен җитәкли.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ"). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Казан» халыкара аэропортында Татарстанга эш визиты белән килгән Кытай халык вәкилләре җыенының Даими комитеты рәисе Ли Чжаньшуны каршы алды. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген КХР делегациясе Казан вертолет заводында һәм Казан федераль университетында, Кремльдә һәм Татарстан Республикасы Милли музеенда булачак.

"Делегациянең шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырылган", – диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot