Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәтшин 2022 елга Татарстан бюджетының дефициты сизелерлек арту сәбәбен аңлатты
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 24 миллиард 13,7 миллион сум дефицит белән 2022 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты проектын раслады.
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2022 елга республика бюджеты дефициты сизелерлек арту сәбәбен аңлатты. Парламент башлыгы ТР Дәүләт Советы президиумы утырышыннан соң журналистларга шул хакта сөйләде.
«Без республика территориясендә гамәлдә булачак илкүләм проектлар һәм федераль проектларда катнашачакбыз. Әмма анда РФ субъекты тарафыннан һәрбер илкүләм проект һәм программаны финанслауга бәйле шарт бар. Без әлеге проектларны гамәлгә ашырырга телибез, шуңа күрә чыгымнар өлешен күбәйттек һәм дефицит артты», — дип искәртте Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, элеккеге еллар белән чагыштырганда, бюджет зур дефицит белән тәкъдим ителгән. Баштарак ул — 7, аннары 11 миллиардка исәпләнгән, ә бюджет турындагы закон проектын икенче укылышка әзерләгәннән соң 24 миллиард сумга кадәр арткан.
«Безгә бирелгән мөмкинлекләрдән файдалану һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен киеренке шартларда эшләргә туры киләчәк», — дип искәртте Мөхәммәтшин.
ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутатлар 24 миллиард 13,7 миллион сум дефицит белән 2022 елга исәпләнгән Татарстан бюджеты проектын раслады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз