Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк
Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән.
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу яңалыкны Татарстан кинематографиясе эшчәнлегенә ел нәтиҗәләре ясаганда Миләүшә Айтуганова әйтте.
«Бу минем өчен бик шатлыклы хәбәр. Мин татар классикасын экраннарга чыгару буенча эш алып барам. Мәдәният министрлыгының безгә шушы мөмкинлекне бирүе билгеле булды», — диде «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова.
«Без — кырык беренче ел балалары» — кинопродюсер Миләүшә Айтуганованың татар классик әсәрләрен экранлаштыру проектының дәвамы булачак.
Фильм проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы»на кертелгән. Фильм бары тик татар телендә булачак.
Әлегә фильмның киносценариесе дә, аны кем төшерәсе дә билгеле түгел. Әмма матбугат конференциясендә катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты, артист һәм кинорежиссёр Рамил Төхфәтуллин, кино һәм театр артисты Ирек Хафизовлар әлеге проект белән кызыксынуларын яшермәделәр. Тәкъдим булган очракта алар алынырга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз