Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе
Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Дания Моисеева). 27 гыйнварда Шәриф Камал музеенда танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең истәлегенә багышланган әдәби чара үткәрелә. Анда әдипнең иҗаты турында фикер алышу булачак һәм әсәрләреннән өзекләр укылачак.
Мәхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев (1930-1995) — бай әдәби мирас калдырган күренекле язучы, педагог һәм галим. Аның «Торналар төшкән җирдә», «Кеше китә, җыры кала», «Бәхилләшү»,«Кырык беренче ел балалары» һәм «Фронтовиклар» кебек әсәрләре укучыларга аеруча таныш. 1990 елда әдип Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булды.
Әдәби кичәдә язучының каләмдәшләре тәнкыйтьче галим Тәлгать Галиуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, галим Фоат Галимуллин, шулай ук әдипләр Шаһинур Мостафин, Нияз Акмал һ.б. катнашачак. М.Мәһдиевнең иҗатын өйрәнүче филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов исә тамашачыларны язучының иҗат үзенчәлекләре белән таныштырырга тиеш. Музейдагы очрашуга Мәхәммәт аганың хатыны Лилия һәм кызы Гәүһәр ханымнар да килер дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз