news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» һәм «Кеше китә – җыры кала» повестьларын үз эченә алган китабы дөнья күрде

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» һәм «Кеше китә – җыры кала» повестьларын үз эченә алган китабы дөнья күрде

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). «Мәгариф» нәшриятында Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең ике повестен үз эченә алган китабы басылып чыкты. Күренекле әдипнең «Милли әдәбият китапханәсе» сериясендә дөнья күргән әлеге китабында рәхимсез сугыш чынбарлыгын әле буыннары да ныгымаган, әмма ачлык-ялангачлыкны яшь аралаш булса да көлеп-шаярып уздыра белгән үсмерләр тормышы аша сурәтләгән «Без кырык беренче ел балалары» һәм халкыбыз кичергән газап-фаҗигаләрне гадәти бер татар авылы кешеләре язмышында тасвирлаган «Кеше китә – җыры кала» повестьлары кергән.

Китап «Мәгариф» нәшрияты директоры, танылган тәнкыйтьче һәм шагыйрь Мөдәррис Вәлиевнең «Мөхәммәт Мәһдиевкә кайту» дип исемләнгән кереш сүзе белән ачылып китә. «Мөхәммәт абыйны азмы-күпме белгәннәр, аның ифрат та итагатьле, зыялы зат, гыйлем иясе булуын үзләренчә аңлап, җилкәсеннән кагып сөйләшерлек «прастуй» егет сурәтен тасвирладылар, - дип яза ул. – Мәһдиевнең әсәрләренә карата да шулай җиңелчәрәк караш яши шикелле. Әйе, кайчакта андый сурәтләр, авазлар, төс-төсмерләр әбиләр чуагы чорындагы пәрәвез челтәре сыман, җиргә тияр-тимәс, талгын гына очып барадыр кебек. Әмма аның иҗатындагы моң-гамь тирәнлегенең асылына, мәгънәви хикмәтләргә төшеп-төшенеп җитәрлек галим-тәнкыйтьчеләрнең туасы бар әле».

3 мең данә тираж белән дөнья күргән китапның тышлыгын рәссам Лилия Золондинова бизәгән. Ул өлкән сыйныф укучыларына, студентларга, укытучыларга, һәм гомумән, әдәбият сөюче киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot