news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Мөхәммәдия” шәкертләре Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты

Чарада Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләренә кагылышлы сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтелде һәм шигырьләр укылды.

“Мөхәммәдия” шәкертләре Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты
Расих Фасхутдинов

(Казан, 5 март, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанда Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан укулар узды.

Укуларны Мөселманнарның дини оешмасы – урта профессиональ дини белем бирү учреждениясе – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе оештырды.

Шәкертләр Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм хезмәтләренә кагылышлы сәхнәләштерелгән өзекләр күрсәтте һәм шигырьләр укыды. Мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗанинең балачактан ук яшьтәшләреннән белеме белән аерылып торуын күрсәткән өзекләр бар иде. 

Әлеге укулар шәкертләргә галимнең татар һәм ислам дөньясына керткән өлешен тагын бер кат күрсәтте.  

Соңыннан Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган документаль фильм тәкъдим ителде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot