Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мөхәммәдия» һәм РИУ студентлары һәр якшәмбе авыл мәчетләрендә дәресләр бирә
Дәрес бирүче студентларга авыл мәчетләрендә укыткан өчен билгеләнгән стипендия түләнә.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). «Киләчәккә иман белән» хәйрия фонды җитәкләгән «Яшьләр бистәсе» проекты кысаларында Россия Ислам университеты һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе студентлары Татарстан авылларында «Ислам нигезләре» дәресләрен укыта. Бу фондка ике ел булуга багышланган тантанада хәйрия фонды җитәкчесе Морат Әхмәров хәбәр итте.
«Әлеге проектка биш ел. Фонд проектны матди яктан тулаем каплый. Бүгенге көндә студентлар унике авылда укыта. Аларның барысына да, авыл мәчетләрендә укыткан өчен билгеләнгән стипендия түләнә. Әлбәттә, киләчәктә авыллар, шәкертләр саны артыр дип ышанабыз», — диде Мурат Ахмеров.
Студентлар һәр якшәмбе билгеләнгән авылга кайта. Һәр җомга «Мөхәммәдия» һәм РИУ укытучылары аларны авылларда дәрес бирергә әзерли.
«Җомга көнне дәресләрдә туплаган белемнәрен студентлар авылда яшәүче егет-кызларга сөйли. Һәр авылга ике студент — бер егет һәм бер кыз кайта. Билгеле, студент кыз — кызларны, ә егет егетләрны укыта», — диде проект кураторлары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз