Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләренә дипломнар тапшырылды
Мәдрәсәне быел барлыгы 200 шәкерт укып бетерде, шуның 126сы – кичке, 18е – көндезге уку бүлекләрендә белем алучылар.
(Казан, 19 август, «Татар-информ»). Бүген «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең читтән торып уку бүлеге шәкертләре урта дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды.
ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, барлыгы 56 укучы – 20 ир-ат һәм 36 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан дипломнар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде.
Читтән торып уку бүлегендә белем алып, мәдрәсәне тәмамлаучыларның географиясе бик киң булуы белән аерылып торды: Башкортстан Республикасы, Оренбург, Киров, Ульяновск, Төмән, Свердловск өлкәләреннән, республиканың төрле районнарыннан килеп укучылар булды. Араларында төрле һөнәр ияләре: укытучылар, табиблар, хисапчылар, фармацевтлар, шәхси эшмәкәрләр, ветеринарлар, район газеталарында эшләүчеләр һ.б. бар.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсен быел барлыгы 200 шәкерт укып бетерде, шуның 126сы – кичке, 18е – көндезге уку бүлекләрендә белем алучылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз