Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә төзелеш эшләрен 2022 елда төгәлләргә ниятлиләр
Егерменче гасыр башындагы административ бинаны реставрацияләячәкләр, ә ишегалдында ярдәмче бина төзекләндереләчәк.
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге төзелеш эшләрен, аерым алганда, тарихи әһәмияткә ия булган административ бинаны реставрацияләү һәм ярдәмче бинаны реконструкцияләү эшләрен 2022 елга төгәлләргә ниятлиләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында мәдрәсә директоры урынбасары һәм мөгаллиме Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр итте.
«Безнең исәпләүләр буенча, ел ярым-ике ел вакыт кирәк булачак, һәм, 2022 елга административ бина реставрацияләнәчәк, ә ярдәмче бина реконструкцияләнәчәк дип ышанабыз», — диде Габдуллин.
Административ бинаны реставрацияләү кысаларында югалган парапет киртәләре торгызылачак, тәрәзә һәм ишекләр яңаларына алыштырылачак, түбәнең агач кәрнизләре һәм түбә үзе алыштырылачак. Моннан тыш, фундаментларны тикшерү һәм көчәйтү өлешендә эшләр планлаштырылган, шулай ук гидроизоляция мәсьәләләре хәл ителгән.
Килешү узган барлык эшләр дә, мәдрәсә администрациясенең теләкләрен исәпкә алып, «Татинвестгражданпроект» эшләгән проект нигезендә башкарылачак.
«Мөхәммәдия» укытучылары хәзерге вакытта авария хәлендә булган бина өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеген барысыннан да яхшырак белә», — дидеКамил хәзрәт Сәмигуллин.
«Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең тарихи бинасы 1825 елда төзелгән һәм саклана торган объектлар исемлегенә 1986 елда ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз