news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә уза

Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук бу кичне булган могңизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдән санала

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә – Мәүлид ән-Нәби оештырыла.
Мәүлид кичәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр дөньяга килгән. Шунлыктан Мәүлид кичәсе – мөселманнар өчен бик тә кадерле мизгел. Кем дә кем бу кичке пәйгамбәр тууга чын күңелдән сөенә, шул кешенең гөнаһлары кичерелер дип китерелә.
Мәдрәсәнең проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин хәбәр иткәнчә, кичәдә укытучылар һәм шәкертләрнең чыгышлары көтелә. Алар Пәйгамбәрнең шәхесе турында сөйләячәк, бу бәйрәмгә кагылышлы фикерләрне җиткерәчәк, шулай ук Мөхәммәд галәйһиссәләмгә багышланган викторина булачак. Шәкертләр Пәйгамбәрнең тормышы һәм дәгъваты турында сөйләүче мөнәҗәтләр башкарачак, театраль постановкалар күрсәтәчәк. Кичә чәй эчү белән тәмамланачак дип көтелә.
“Мөхәммәдия”нең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Мәүлид ән-Нәби кайбер мөселман илләрендә ай дәвамында үткәрелә. Шәһәрләрдә Изге Коръәннән аятьләр язылган плакатлар эленә. Мәчетләрдә кешеләр җыела, дини җырлар (нашидлар) башкарыла, галимнәр чыгыш ясый.
Мәүлид кичәсендә Коръән уку, гыйбадәт кылу, шулай ук бу кичне булган могҗизалы хәлләр турында әңгәмәләр уздыру саваплы эшләрдән санала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100