news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендәге яңа кагыйдәләр каршылык тудырган (видеорепортаж)

Укытучыларда һәм укучыларда иң зур каршылыкны белем алучы кызларның санын киметү тудырган.

(Казан, 9 сентябрь, Әдилә Галимова). 2016 уку елында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә яңа кагыйдәләр кертелде. Уку йортында өч төп кагыйдә – кызлар укучылар санының дүрттән берен генә тәшкил итәргә, белем бирү бары тик татар телендә генә алып барылырга тиеш. Шулай ук мәдрәсәдә укучыларга дресс-код кертелә: шәкертләргә түбәтәйдән булу мәҗбүри. “Татар-информ” журналисты кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерде.

Зөлфәт хәзрәт Габдуллин: “Хатын-кыз – ул ана, тәрбияче. Аңа белем бирү мөһим”

Укучыларга да, җитәкчелеккә дә бу яңа кагыйдәләр арасында иң ошамаганы – кызларның күләмен чикләү икәнен ачыкладык. Мәдрәсә проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин да бу үзгәрешкә каршы. Киләчәк буынны тәрбияләүче хатын-кыз белемле булырга тиеш дигән фикердә ул. Алар бу кагыйдәләргә каршы чыга, әмма аларны әлегә ишетүче юк.



“Белем алучы кызлар саны шәкертләрнең гомуми күләменнән 25 процент кына булырга тиеш дигән фәрман чыкты. Бу кыенлыклар тудыра, кызларның белем алырга хокукларын чикли. Алар безнең җирлектә укый алмаса, чит төбәктә белем эзләячәк. Бу куркыныч тудыра. Татар халкы гомер-гомергә белем алырга омтылды. 2016 уку елында без күп кызларны кире борырга мәҗбүр булдык. Бу тенденция бөтен мәдрәсәләргә дә кагылды. Әлеге мәсьәләгә карата төплерәк фикер йөртеп, уйлап бетерү кирәк дигән фикердә без. Хатын-кыз – ул ана, тәрбияче. Аңа белем бирү мөһим. Хатын-кызларны без укытмасак, башкалар укытачак. Ә башкаларның ничек белем бирүе билгесез. Безнең исә максатыбыз, кыйблабыз, программаларыбыз бар”, – дип сөйләде Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.



“Мөхәммәдия” хезмәткәрләре укучы хатын-кызлар санын киметүгә каршы булуларын яшерми. Зөлфәт хәзрәт гомуми җыелышларда һәрвакыт каршы чыгыш ясавы турында әйтте. “Сезне ишетәләрме?” дигән соравыбыз җавапсыз калды – Зөлфәт хәзрәт киң елмаю белән генә чикләнде.

Мөхәммәдиядә татар һәм гарәп телендә белем бирәләр

Мәдрәсәдә дәресләрне ике телдә генә аңлату зарур дигән таләп куелган. “Гомуми фәннәр татар телендә укытылса, башкалары гарәп телендә. Бу вакыт таләп итүче әйбер. Бер көндә эшләнелми”, – ди "Мөхәммәдия" проректоры.



Татар телендә белем алу мәсьәләсендә мәдрәсә укучыларының фикерләре төрле. “Татар телендә белем алу бераз авыр. Әмма төрек һәм фарсы сүзләре дә кулланылгач, җиңелрәк. Барча фәннне диярлек рус телендә өйрәнәбез”, – диде III курс укучысы Йосыфҗан Йосыфов.



Белем алучы кызлар белән дә сөйләштек. Укытучылары белән киңәшләшкәнчегә кадәр алар да рус телендә белем алулары турында хәбәр иткәннәр иде. Соңыннан җаваплары үзгәрде. “Мин таҗик милләтеннән. Мәдрәсәдә татарча укыйм. Мәктәптә дә татар телендә укыган идем. Монда да безне татар һәм гарәп телләрендә укыталар”, – дип сөйләде Рабия Абророва.



Умеда Милиева Мөхәммәдиядә укырга хыялланган. Үзе үзбәк милләтеннән. Татар телен үз теле кебек күрүен әйтте. “Коръәнне өйрәнеп, башкаларга да өйрәтергә телим. Монда килгәнгә кадәр татар телен бик яхшы белми идем, Мөхәммәдиядә укыган вакытта Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирде. I-II курслар нигездә программа буенча рус телендә укый, III-IV курсларга төшенмәгән очракта гына русча аңлатыла. Нигездә гарәп һәм татар телендә укытыла”, – дип сөйләде Умеда Милиева.

Мәдрәсәдә дресс-код

2016 уку елында “Мөхәммәдия”гә кертелгән тагын бер яңалык – дресс-код. Ир-атлар озын җиңле күлмәк һәм түбәтәй, ә хатын-кызлар гаурәтне каплаучы күлмәк кия. Бу яңалык җитәкчелектә дә, укучыларда да каршылык тудырмаган дигән нәтиҗәгә килдек.



“Ир-атларга без махсус бер төрдәге түбәтәй кияргә кушмыйбыз. Һәр халыкның үзенә хас түбәтәе бар: татарларныкы, үзбәкләрнеке, таҗикныкы... Шәкертләрдән үз милләтләренең горур баласы булу сорала. Бу аларга чалма яки чапан кидерү түгел. Шәкерт Исламга хезмәт итүче булды икән, димәк, ул үзен яшьтән үк тәрбияләргә тиеш”, – диде Зөлфәт хәзрәт Габдуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100